Нурлатта тантаналы рәвештә “Заречный" лагеренда җәйге смена ачылды

2023 елның 13 июне, сишәмбе

«Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда тантаналы рәвештә беренче смена ачылды.

Бу вакыйга белән биредә ял итүче балаларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкиниев котлады.

Бу уңайдан тантаналы линейкада Дамир Азат улы барысын  да Россия көне белән котлады.

"Россия-безнең күпмилләтле дәүләтебез, Ватаныбыз. Без аны яратырга, якларга, кадерләргә һәм шундый матур илдә яшәвебезгә шатланырга тиешбез», – дип билгеләп үтте ул.

Район башлыгы балаларга яхшы ял итәргә, көч тупларга, яңа дуслар табуларын теләде.

Тантаналы линейкадан соң Дамир Ишкиниев көнкүреш һәм ял шартлары белән танышты: азык-төлек блогын, корпусларны, юыну бүлмәләрен һәм башка биналарны карады.

"Барлык тәэмин итү хезмәтләре тәртиптә, җитәкчеләр, тәрбиячеләр үз бурычларын яхшы башкара, балалар канәгать һәм шат. Старт яхшы бирелер, балалар уңай кәеф һәм дөрес патриотик тәрбия алырлар дип өметләнәм», – диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International