Татарстан буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре язгы бөртекле һәм башка культураларның торышын бәяләделәр.
Республиканың аерым кырларында чәчүлекләрне авыл хуҗалыгы культуралары корткычларына каршы саклау эшләре алып барылачак.
Бер атна эчендә учреждение белгечләре 16,9 мең га чәчүлекләрне тикшергән (барлыгы 35,7 мең га арта барган нәтиҗә белән тикшерелгән). Агымдагы елның 8 июнендәге оператив мәгълүматлар буенча, язгы бөртекле культуралар чәчүлекләре бөртекләнә башлау фазасында.
«Россельхозцентр»ның республика буенча филиалы хәбәр иткәнчә, басуларны тикшергәндә язгы бөртекле һәм башка культураларга зыян китерүче бөҗәкләр ачыкланган.
Инсектицидлар белән эшкәртүнең иң зур эффекты болын күбәләгенең кортлары кечкенә булганда ирешелә. Химик эшкәртүне башлау турында умартачыларга хәбәр итәргә кирәк.
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы.