Үзәк мәйданда «Театр» скверында нурлатлылар Россия көнен билгеләп үттеләр.
Чара Диләрә Гатина җитәкчелегендәге «Грани» мәдәни ял үзәгенең «Гамма» вокаль студиясе әгъзаларының «Россия» патриотик җырын башкаруыннан башланды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район Башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте. Россиянең көче аның күпмилләтлелегендә. Без бергә күпне кичердек һәм ничек кенә авыр булмасын һәрвакыт проблемаларны бергә хәл иттек. Бу юлы да шулай булачак, җиңү безнең якта булачак!",- дип билгеләп үтте Дамир Азатович һәм нурлатлыларга сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләде. Аннары ул Нурлатның 14 яшьлек яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.
Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстан Республикасының чуваш язучылары берлеге әгъзасы һәм Нурлатның мактаулы гражданы, шагыйрь Валентин Бурайкин үз якташларына багышланган тирән мәгънәле шигырьләрен укыды.
Сәхнәдә шәһәрнең һәм районның иң яхшы үзешчән артистлары чыгыш ясады.