Бу көнне Бөтенроссия физкультура-спорт хәрәкәтенә барлыгы 70ләп спорт сөюче һәм сәламәт яшәү рәвеше сөюче кушылды.
Төрле спорт ярышлары, күңел ачу һәм милли уеннар белән беррәттән район Сабантуенда ВФСК нормативларын тапшыру буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер"мәйданчыгы да эшләде.
Нурлатлылар гәүдәне күтәрү, гимнастика эскәмиясеннән тартылу һәм озынлыкка сикерү кебек сынауларны бик теләп үтәделәр. Шулай итеп, бу көнне хәрәкәт сафларына районның тагын 70ләп кешесе кушылды.