Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы Контроль комитеты рәисе Олег Морозов татарстанлыларны бәйрәм белән котлый.
"Кадерле дуслар!
Еллар уза бару белән бу көн безнең тормышыбызда мөһимрәк булачак. Илнең барлык гражданнары туган җирләренә мәхәббәтләрен белдергән, Ватанга тугрылык анты биргән, бөек Россияне барлыкка китергән ата-бабаларын искә төшергән көн булырга тиеш.
Моның өчен календарьның кайсы көне яхшырак икәнлеге турында бәхәсләрне, әйдәгез тарихчыларга калдырыйк! Бүген исә, ил катлаулы тарихи сынаулар алдында торганда, барыбызга да Ватанны бәйрәмнәрдән башка көнне дә яратырга кирәк дигән хакыйкатьне истә тоту мөһим.
Татарстан-Россиянең үзәге, аның милләтара һәм конфессияара камертоны. Һәм монда без үзебезне зур илнең бер өлеше итеп хис итәбез.
Бәйрәм белән, кадерле якташлар! Бергә-без көчле! Россияне беркем җиңә алмас!, дип әйтелә котлауда.