Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкиниев район халкын Россия көне белән котлый

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар!

Сезне чын күңелемнән Россия көне белән котлыйм! Әлеге бәйрәм истәлекле даталарның рәсми календаренда гына түгел, үзен горур рәвештә россияле дип санаган һәркемнең йөрәгендә дә ныклы урын алды.

Без барыбыз да Россияне яратабыз, аның киләчәгенә ышанабыз. Бу хис безнең көндәлек эшчәнлегебездә, хезмәтебез нәтиҗәләрендә, балаларыбыз һәм әти-әниләребез турында кайгырту күрсәтүебездә, әйләнәтирәбездәге тормышны яхшыртырга омтылуда чагылыш таба. Россиянең киләчәге бездән тора. Шуңа күрә без, өлкән буын вәкилләре белән горурланган кебек, балаларыбыз һәм оныкларыбыз безнең белән горурлансыннар өчен барысын да эшләячәкбез. Илебезнең киләчәге хакимият, бизнес һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгы, һәркайсыбызның көндәлек хезмәт нәтиҗәсенә бәйле. Һәм районыбыз халкы иң кыю, олы планнарны тормышка ашыра, катлаулы бурычларны хәл иткәндә җаваплылыкны үз өстенә ала белүе белән һәрвакыт аерылып торды. Бәйрәм иртәгәсе көнгә ышаныч бирсен, балаларыбыз һәм оныкларыбызның иминлеге символына әверелсен, уртак бурыч-максатларыбызны тормышка ашыру өчен көч өстәсен иде.

 Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар, районыбыз һәм тулаем илебез хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International