Сабантуйда быел Марсель Гозәеров баш батыр булып калды. Аңа бүләккә мини-трактор бирелде. Марсельнең бу район Сабантуйларында алган икенче шундый тракторы, өченче җиңүе инде. Тракторның беренчесенә 2019 елгы Сабантуйда җиңү яулап лаек булган иде. Һәм менә берничә елдан соң янә районда үзенең иң көчле көрәшче булуын раслый алды. – Балачактан көрәш белән шөгыльләнгәч, Сабантуйларда ел да мәйданга чыкмый калмый идем. Әле ул чагында ук баш батыр булу турында хыялландым. Һәм менә хыялым инде өченче тапкыр чынга аша, – дип шатлыгын уртаклашты ул. Ә Сабантуйда баш батыр исемен яулау җиңел генә түгел. Көрәш мәйданына быел 160лап көрәшче чыкты. Абсолют батыр исеме өчен исә Илфат Гыймадиев, Алмаз Мостафин, Рәмис һәм Марсель Гозәеровлар көрәште. Кызганычка каршы, районда күп тапкырлар батыр калган, узган елгы чемпион Илфат Гыймадиев беренче минутларда ук имгәнү алып, мәйданнан китәргә мәҗбүр булды. Рәмис Гозәеров белән Алмаз Мостафин арасындагы очрашуда исә Алмаз өстенрәк чыкты. Шулай итеп, хәлиткеч алыш Марсель Гозәеров белән Алмаз Мостафин арасында булды. Көчләр тигез диярлек, тиешле вакыт тәмамланып, өстәмәсе билгеләнгәч, моңа кадәр гөж килеп торган мәйдан тынып калгандай булды. Чөнки баш хөкемдар, активлык күрсәтеп, беренче баллны яулаган көрәшче батыр калачак, дип игълан итте. Ә беренче баллны Марсель яулады. Һәр үлчәү категориясендә җиңү яулаган көрәшчеләргә район башлыгы Дамир Ишкинеев акчалата бүләкләр тапшырды. Көрәшчеләрнең иңнәренә җиңүче тасмалары салынды. Ә баш батыр мәйданны ике тапкыр – иңенә традицион тәкәне салып һәм бүләк тракторга утырып әйләнде. Бу көнне исә мәйданда Гозәеровлар гаиләсенең 6 вәкиле көрәште һәм барысы да мактау пьедесталына күтәрелде. Ә баш батырның 8 яшьлек улы Радмир үзенең тәүге җиңүен яулады