Нурлатта ат чабышларында 72 яшьлек Валерий Миронов «Авыл егетләре» призына лаек булды

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Сабантуй бәйрәменең төп бизәге булган ат чабышларында җилдәй җитез аргамакларның гына түгел, аларны иярләгән җайдакларның да йөрәкләре тагы бер кат җилкенеп, ашкынып ала. Менә “Маркиза” хуҗалыгында атлар караучы булып эшләүче Валерий Миронов та, инде күптән пенсия яшендә булуына карамастан, быелгы ярышларда хәтта ике тапкыр стартка басты. Һәм, ни гаҗәп, үзеннән күпкә яшьрәкләрне дә уздырып, икесендә дә беренче булып килде. Беренчесендә ул иярләгән Пижма туры биясе (“Маркиза” агрофирмасы) Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә призны яуласа, җиденче чабышта Кармелитасы белән “Авыл егетләре” бүләгенә лаек булды. Соңгысында инде финишка якынлашып килгәндә, үзеннән алда барган ике көндәшен артта калдырып, беренчелекне үз кулына ала алды ул. Гомумән, “Авыл егетләре” призларына чабыш ат спорты ярышларының иң кызыклы һәм мавыктыргыч өлеше булып тора. Чөнки биредә авыл хезмәтчәннәре җирле токымлы атларына гап-гади эш арбалары тагып ярышалар бит. Авылларда стартка басарлык атлар юк түгел икән әле. Әнә быел 1600 метрлы дистанциядә катнашырга 7 нурлатлы теләк белдергән, кайберләре, бәйрәмнең халыкчанлыгын истә тотып булса кирәк, милли киемнәрдән килгән. Ел әйләнәсе авыр эштә булган атларның исә барысы да дистанцияне уңышлы узды. – Җирле хуҗалыкта 20ләп ат асрала әле. “Авыл егетләре” призларына чабышта үземнең атым белән катнаштым. Сынатмады, беренче булып килдек, – дип сөенечен уртаклашты Валерий Владимирович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International