Нурлатта “Сабан туе сылуы-2023” иясен билгеләделәр

2023 елның 11 июне, якшәмбе

“Сабан туе сылуы-2023” титулына быел Түбән Нурлаттан Сабрина Бикташова лаек булды. “Сабан туе сылуы” – матурлык бәйгесе генә түгел, иң беренче чиратта, ул халкыбызның милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын бөтен төрлелеге белән чагылдыручы чара да. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән бәйге барышында моңа тагын бер кат инанырга мөмкин булды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән алты татар кызының һәр чыгышы халкыбызның милли йөзен, асыл сыйфатларын һәм традицияләрен тулысынча күз алдына китереп бастырды. Хәер, бәйге биремнәре дә махсус шуны күздә тотып төзелгән иде. Әйтик, сынауларның берсе барышында кызлар палантиннар белән бию башкарып, соңыннан аларны башларына чалмалап бәйләргә тиеш булдылар. Әлеге биремнең быел бәйге программасына беренче тапкыр гына кертелүенә карамастан, кызларның аңа тырышып һәм бөтен фантазияләрен эшкә җигеп әзерләнгәннәре күренеп торды: санаулы минутлар эчендә озын яулыклар зәвыклы баш киемнәренә әверелде. Һәм шунысы игътибарга лаек: араларында берсен-берсе кабатлаган образлар юк иде.

 – Яулыкны өйдә башыма төрлечә ябып карадым, Интернеттан да вариантлар сайладым. Нәтиҗәдә, үземә иң килешлесен һәм чәчләрне тулысынча яба торганына тукталдым, – дип уртаклашты Бикколдан Рәзилә Сөнгатуллина.

– Әлеге сынауны без махсус татар халык ашлары презентациясе алдыннан керттек. Аш-су әзерләүче хатынкызның башы ябылган булырга тиеш, бу да милли сыйфатларыбызның бер чагылышы, – дип билгеләп үтте бәйгенең оештыручысы, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова. “Гаилә милли ашлары” дип аталган әлеге бирем барышында кызлар өйдә үзләре әзерләп килгән чәк-чәк, бавырсак, коймак, урама һәм башка милли ризыкларны оригиналь тәкъдир дә иттеләр: кайсыберләре әбиләре истәлеге итеп сакланучы чигелгән тастымаллар белән чыгарды, икенчеләре матур итеп бизәгән иде. Кызганычка каршы, биремгә бармак аша караучылар да күзәтелде: төргәгеннән дә сүтелмәгән кибет ризыгы күңелне бераз кырды, билгеле. Быелгы “Сабан туе сылуы”ның тагын бер яңалыгы “Ямьле җәй” дефилесы булды. Күзләрне камаштырырлык матур, ачык төсле күлмәкләр кигән кызлар сәхнәгә чыккач, Сабан туе кунакларын иртәдән куркыткан салкынча һава торышы да җылынып киткәндәй тоелды, катнашучылар үз образларын тематик элементлар – кыр чәчәкләреннән икебана, кулчатыр, җилпәзә, хәтта җиләкле букетлар белән дә тулыландырганнар иде. Милли костюмнар белән дефиле барышында исә кызлар әбиләреннән мирас булып калган һәм гаиләләрендә кадерле ядкәр булып сакланучы бизәнү әйберләрен тәкъдир иттеләр. Гимназия укучысы, Бикүледән Чулпан Садыйковага, мәсәлән, әбисе Нурҗиһанның беләзеге белән алкалары бик килешле иде, аграр техникум студенты Айгөл Хәйруллина борынгы чулпыларын толымнарына үреп чыкты. Сүз уңаеннан, Айгөл иҗади бирем барышында да тамашачыларны гаҗәпләндерә алды: ул Бәхет кошы образында чыгыш ясады. Кояш нурларында ялт-йолт килгән костюмлы әкият персонажының музыка астында канат кагуы аеруча тәэсирле булды.

– Әлеге костюмны мин республика бәйгесендә катнашу өчен теккән идем, ул вакытта 3нче урын яуладым. “Сабан туе сылуы” өчен аны бераз үзгәрттем генә, – диде тегүчелек юнәлешендә белем алучы студентка. Нурлат районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы-анестезист булып эшләүче Айгөл Шаһидуллина татар телен яхшы белүе, Түбән Нурлаттан Камилә Бакирова чечен биюе белән тамашачылар мәхәббәтен яуладылар. Әмма “Нур” татар мәдәнияте үзәген тәкъдим иткән Сабрина Бикташовага тиңнәр булмады – “Сабан туе сылуы” титулына ул лаеклы дип табылды. Матурлык бәйгесенең төп бүләге – күчмә милли баш киеме белән хәситәне аңа Әлфия Галәүтдинова һәм узган елгы Сабан туе сылуы Эльвина Камалиева тапшырдылар.

 – Бәйге елдан- ел камилләшә бара, биредә оештыручыларның хезмәте аеруча зур. Катнашучылар быел көчлерәк, бу аларның әзерлекле, сәләтле булуларында, үзләрен иркенрәк тотуларында ачык чагылды, – дип фикерләрен уртаклашты ахырдан шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова. Сабан туеның бер бизәгенә әверелгән матурлык бәйгесе тәмамланды. Ә менә оештыручылар инде киләсе елга планнар кора: исәпләре районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы татар кызларын да сәхнәгә чыгару. Бәйге үзалдына куйган максатларның берсе – яшь буында тарихимәдәни мирасыбызга карата кызыксыну уяту, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт булдыру бит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International