Сабантуй – нурлатлыларның яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ул үз кунакларын кояшлы һава торышы, игелек һәм бердәмлек атмосферасы белән каршы алды. Чөнки Сабантуй безне берләштерүче, бергә булганда гына безнең көчле һәм теләсә нинди үрләрне дә яулый алырга сәләтле булуыбызны искәртүче бәйрәм – Россия көне алдыннан узды бит. Традиция буенча бәйрәмне район башлыгы ачып җибәрде: Дамир Ишкинеев мәртәбәле кунаклар – ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, Самара өлкәсе Чаллы Башы районы башлыгы Валерий Князькин һәм башкаларны каршы алып, Нурлат талантларын ачык чагылдырган бәйрәм мәйданчыклары буйлап озата барды. Балалар һәм өлкәннәр иҗат коллективлары үзләренең районыбызда яшәүче халыкларның кабатланмас җырларын һәм биюләрен башкарып, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны чагылдырдылар. Татар, рус һәм чуваш халыкларының импровизацияләнгән ишегаллары аларның көнкүрешен дә күз алдына китереп бастырды. Әлбәттә, ишегалларында тәкъдим ителгән милли ризыкларга да битараф калып булмады. Кунаклар җирле җитештерүчеләр, кооперативлар, җәмәгать туклануы предприятиеләре, аграр техникум, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм баш каларның күргәзмәләрендә продукцияләр ассортименты белән кызыксынып таныштылар. Китапханә, “Киләчәк” балалар иҗаты үзәге, Халыклар дуслыгы йорты һәм башка учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар мастеркласслар һәм башка танып-белү чаралары үткәрделәр. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее директоры Флюра Морзаханованың кызыклы чыгышы кунакларны татар орнаменты тарихы белән таныштырды. Җирле осталарның кул эшләре дә бик күп тәэсирләр бүләк итте. Мисал өчен, якташыбыз Лилия Галимованың игътибарын кулдан ясалган татар баш киемнәре һәм сумкалар җәлеп итте. Быелгы Сабантуйда беренче тапкыр “Хәрби туганлык” әгъзалары да үз мәйданчыкларын корганнар иде: алар хәрби-кыр кухнясы җәелдерделәр. – Чын армия тушенкасы белән борщ, борчак ашы концентраты, боткалар – барысы да хәрби позицияләрдәге кебек, – диде Владислав Кузьмин, Дамир Ишкинеев кунаклар белән мәйданчыкка аяк баскач. Биредә үк алар хәрби трофей – ГАЗ-63 машинасын да күрсәттеләр. Һәр почмак дуслык һәм бердәмлекнең үзгә атмосферасы белән сугарылган иде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше традиция буенча үзәк сәхнәдә узды. Аны район башлыгы ачып җибәрде. – Сабантуй төрле милләт вәкилләренең хезмәте, киң күңеллелеге һәм дуслыгы символы булды һәм хәзер дә шулай булып кала, без гасырлар буе салынган традицияләр, Татарстан Республикасында урнашкан тату тормышыбыз белән горурланабыз. Иң беренче чиратта, без Нурлат районының социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүче авыл хуҗалыгы алдынгыларын, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, – диде Дамир Азатович үзенең сәламләү сүзендә. Авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына ул аерым ихтирам белән мөрәҗәгать итте һәм аларны Сабантуйның төп кунаклары дип атады. Шулай ук ул нефтьчеләр, төзүчеләр, тимер юлчылар, энергетиклар һәм башка тармак вәкилләрен дә билгеләп үтте һәм районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүләре өчен аларга рәхмәт белдерде.
Биредә үк Дамир Азатович барлык катнашучыларны да Россия көне белән котлады, һәм быелгы Сабантуйның халкыбыз бердәмлеге аеруча көчле чагылыш тапкан вакытта узуын билгеләп үтте. – Күпсанлы ир-атларыбыз алгы сызыкта, махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын батырларча үтиләр. Без барыбыз да аларга тыныч күк йөзе, безнең иминлегебезне саклаулары өчен рәхмәт белдерәбез, – диде ул. Экология министры Александр Шадриков республика башлыгының котлавын укып үтте. Анда татулык һәм үзара аңлашу атмосферасы тудыручы, республикада мәдәниятне үстерергә һәм сак ларга ярдәм итүче әлеге бәйрәмнең мөһимлеге турындагы сүзләр яңгырады. Бәйрәм кунакларына үзенең җылы теләкләрен урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та җиткерде. – Барлык авырлыкларга да карамый, чәчүне лаеклы тәмамлаган авыл хезмәтчәннәрен тәбрик итәм. Нурлатлылар һәрвакыт үз уңышлары белән дан казанды, – дип билгеләп үтте ул. Бәйрәм тантанасы бүләкләүләр белән дәвам итте. Нурлатлылар югары дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, билгеләр һәм башкаларга лаек булды. Республиканың танылган артистлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар, җирле талантлар катнашындагы концерт программасы бәйрәмгә ямь өстәде. Казаннан килгән алып баручылар Руслан Мәҗитов белән Марина Михайлова да Сабантуйда үзгә бәйрәм атмосферасы тудырдылар. Тулаем, һәрбер мәйданчыкта бәйрәм кәефе хөкем сөрде – балалар һәм өлкәннәр өчен спорт-күңел ачу чаралары, уеннар, ял урыннары да оештырылган иде. Традиция буенча, предприятиеләр үз чатырларын корды, аларның хезмәткәрләре янында район башлыгы да булып китте. Кыскасы, бәйрәм төрле буын кешеләренә дә кызыклы булды.