Эчемлекләр, аерым алганда, квас җитештерү һәм сатуга тәкъдимнәр, таләпләр.
Җәйге чорда квас сату сезоны башлана. Квас традицион славян эчемлеге, аның составында этил спирты күләме 1,2 проценттан артмый, ул сусланы спирт һәм сөт кислотасы белән әчетү нәтиҗәсендә ясала. Квасның тәмле, матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары һәм ашказаны-эчәк системасына файдалы йогынты ясый. Эчлекләр түбәндәге таләпләрне үтәп җитештерелергә тиеш:
1) җитештерелгән продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче продукция җитештерүнең барлык этапларында (участокларында) технологик процессларны һәм аларны гамәлгә ашыру режимнарын сайлау;
2) җитештерелгән продукция һәм чималның пычрануын булдырмаучы технологик процессларның агымын үтәү;
3) җитештерелгән продукциянең куркынычсызлыгын тәэмин итүче тәртиптә оештырылган технологик җиһазларның эшен контрольдә тоту;
4) чималны саклау шартларын үтәү, норматив документациягә ярашлы рәвештә, сатучының исемен һәм фамилиясен күрсәтүче бейджик булганда, махсус чиста санитар киемдә, шул исәптән баш киеме киеп, сатучы тарафыннан квас сатуны тәэмин итәргә. Сатучының медицина тикшерүе һәм гигиена аттестациясе нәтиҗәләре белән шәхси медицина китабы булырга тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат ТО (Татарстан)