Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы Контроль комитеты рәисе Олег Морозов нурлатлыларны Сабан туе бәйрәме белән котлады.
"Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, кадерле нурлатлылар! Сезне язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләп үтүче Сабан туе бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Сабан туе күпмилләтле Татарстанның визит карточкасы гына түгел, ә Россия мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора, ул илнең бердәмлеген һәм буыннарның өзелмәс рухи бәйләнешен символлаштыра.
Сабан туе халкыбызның иң яхшы сыйфатларын - хезмәт сөючәнлекне, яхшы күршелекне, үзара хөрмәт итүне, туган җиргә һәм мәдәнияткә мәхәббәтне гәүдәләндерә.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим! Сабан туе бәйрәме белән, кадерле дуслар! Бәйрәм котлы булсын, кадерле дуслар!»