«Күрәзәче Зөлфирә» дип аталган спектакльне берничә авыл тамашачысы караган инде.
Аның премьерасы Әхмәт авылында була. Театрның гастрольләре шушы авылдан башлануы очраклы түгел. Спектакльдә 8 үзешчән артист катнаша. Төп ролендә – Кәкре Атау мәдәният йорты режиссеры, районда танылган җырчы Фәүзия Кәлимуллина. Сүз уңаеннан, кәкреатаулыларның халык театры спектакльләрендә беренче тапкыр гына катнашулары түгел, авыл мәдәният йорты мөдире Хәмдия Гыйләҗева да труппа тәкъдимен шатланып кабул итте.
- Тамашачылардан бик күп яхшы сүзләр ишеттек, июнь аенда спектакльне тагын берничә торак пунктта күрсәтергә ниятлибез, - дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Мансур Әһлетдинов