Нурлатта социаль хезмәтләр хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2023 елның 9 июне, җомга

Бүген «Театр» скверында социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Тантанада катнашучылар Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкиниевтан котлаулар кабул итте.

Биредә район башлыгы бүләкләү тантанасын үткәрде – ул социаль өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләргә тармак бүләкләрен, Мактау грамоталарын һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларга Нурлат муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева һәм Нурлат шәһәрендә РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рушания Шакирова да кушылды.

Чара районның үзешчән артистлары башкаруында бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International