Дамир Ишкиниев Сабан туе мәйданында эшлекле киңәшмә үткәрде

2023 елның 9 июне, җомга

Нурлатта милли бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара.

Бүген Сабан туе мәйданында җитәкчеләр һәм җаваплы хезмәтләр вәкилләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Бәйрәмгә санаулы көннәр кала-Нурлатта ул 11 июньдә узачак. Әзерлек эшләре финиш турысында, сәхнәләр, эскәмияләр, аркалар, чатырлар һ. б. урнаштырылган.

Район башлыгы Дамир Ишкиниев киңәшмәдә катнашучылар белән берлектә мәйданчыкларның урнашу урыннарын тагын бер кат карады, бәйрәмне уздыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International