Бүген иртәнге сәгатьләрдә Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре пассажир балаларны йөртү белән бәйле хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча рейд чарасы оештырды.
Патрульлек итү урыны итеп балалар бакчасы урнашкан Вахитов урамы сайлана.
"Май аенда гына да безнең шәһәрдә балигъ булмаганнар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Шуңа күрә мондый профилактик рейдларны без даими рәвештә үткәрәбез", - дип билгеләде рейд чарасының максатын Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Паймурзин.
Айгөл Хисамованың машинасы шулай ук балаларны йөртү җайланмасы булу-булмавына автоинспекторлар тикшерүен узды, планлаштырылмаган тукталышка автоледи аңлап карады. Балалар автокреслосын һәм 3 яшьлек Камилне рәхәтләнеп күрсәтте.
Беренче чиратта, машинага утыргач, улым үзе куркынычсызлык каешын бәйли башлый. Кечкенәдән үк аны үз иминлегебез өчен кирәк дип өйрәтәбез, башкача булалмый, – дип фикерен уртаклашты Айгөл Хисамова.
Кызганычка каршы, барлык ата-аналар да автомобильдәге балаларның иминлегенә җаваплы түгел, бары тик рейд вакытында гына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машинада куркынычсызлык каешын эләктермәгән 2 хатын-кыз йөртүчене ачыклаган. “Әйе, без хәтта бәйләмәдек тә, балалар бакчасына кадәр ерак түгел генә барырга кирәк", – дип аңлата бер автоледи, ул үзе дә каешын каптырмыйча йөри икән. Икенчесе исә, канәгатьсез кыяфәт белән, баланың әле генә каешны чишкәнен исбатларга тырыша. Һәрхәлдә, закон-ул закон, һәм ул аны бозган өчен билгеле бер санкцияләрне күздә тота.
"Куркынычсызлык каешын кулланмаган өчен штраф 1000 сум, ә кечкенә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3000 сум тәшкил итә. Максатлы рейдлар үткәргәндә без атна саен балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы 80ләп кешене ачыклыйбыз, алар гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылыкка тартыла»,-диде Ринат Паймурзин.