Нурлатлылар социаль хезмәткәр көненә багышланган республика бәйрәм чарасында катнаштылар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Нурлат районы социаль хезмәтләре хезмәткәрләре Казанда бәйрәм чарасында катнаштылар.

Район делегациясе составына Нурлат социаль яклау бүлеге, Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе хезмәткәрләре керде.

Район матди ярдәм үзәге белгече Людмила Вассунова Һөнәренә тугрылыгы өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International