Шул көннәрдә Нурлат интернат-мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды, быел аны 16 бала тәмамлады. Алар өчен чыгарылыш имтиханнары артта калды инде, алда олы юл көтә... Укучыларны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котларга “ТаграС-РС” компаниясенең Тампонаж һәм эремә сервисы үзәге вәкилләре килгән иде.
– “ТаграС-РС” компаниясе җитәкчелеге һәм шәхсән директоры Айрат Фикусович Закировка барлык башлангычларыбызга теләктәшлек күрсәтүләре, әлеге мәктәп укучыларына ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудырулары өчен рәхмәт, – диде “ТаграС-РС” компаниясенең “ЦТ и РС” ОООсы профсоюз комитеты рәисе Светлана Растворова. “ТаграС-РС” – социаль ориентлашкан компания, ул иганәчелек эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, интернат-йортлар һәм балалар йортларында яшәүчеләргә ярдәм итә. Җитәкчелек, профсоюз комитеты һәм тулаем хезмәткәрләр коллективы компания подразделениеләре урнашкан төбәкләрдәге шәһәрләр иминлеген кайгырту һәм үсеп килүче буынга теләктәшлек күрсәтүнең мөһимлеген аңлыйлар.
– Шефларыбыз озак еллар дәвамында, мәктәпне ремонтлау яисә башка ихтыяҗ булсынмы, безгә ярдәм итеп торалар. Без аларга бик рәхмәтлебез, – диде интернат-мәктәп директоры Ольга Бурнашевская. Чыгарылышларның 16сы да традицион йомгаклау имтиханын тапшырганнар. Ә чыгарылыш көнендә алар Урал һәм Идел буенда эре нефть сервисы компаниясе булган “ТаграСРС”тан күңелле һәм файдалы бүләкләр алдылар, кайгырту һәм игътибар күрсәтүләре өчен аларга рәхмәтләрен белдерделәр. Алар арасында активист һәм педагогларның төп ярдәмчесе – 9нчы сыйныф чыгарылышы Софья Логинова да бар иде.
– Мондый истәлекле көндә шатлыгыбызны шефларның да уртаклашуы бик күңелле. Әлеге мәктәптә мин 3нче сыйныфтан бирле укыйм. Әлбәттә, укытучылар балән аерылышу моңсу, чөнки уку чорында алар безнең терәгебез һәм ярдәмчеләребез булдылар. Мәктәп еллары турында истәлеккә бик күп фотосурәтләребез бар, аларны шефлар бүләк иткән фотоальбомга урнаштырырмын, дип уйлыйм, – дип уртаклашты Софья. Кызның сүзләренә аның әнисе Елена Логинова да кушылды.
– Компаниянең игътибары, әлбәттә, безнең өчен бик кадерле. Яңа ел бүләкләре генә дә ни торды, ул вакытта кызымның шатлыгы эченә сыймады. Әлеге игелекле кешеләр бүген дә безнең белән, – диде ул рәхмәт белән. Яңа уку елыннан чыгарылышлар Нурлат аграр техникумының махсус төркемендә укый башлаячаклар. Яңа тормышка алар изге теләкләр һәм сөенечле тәэсирләр белән аяк басалар