"Чияле алан" балалар сәламәтләндерү лагеренда өйрәнүләр үткәрелде

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән инспекторы тарафыннан "Татнефть" ААҖнең «Чияле алан» балалар сәламәтләндерү лагеренда балаларны эвакуацияләү буенча уку-күнекмә дәресләре үткәрелде.

Тренировка барышында лагерьның барлык персоналы җәлеп ителә, лагерь җитәкчеләренең гамәлләренә, янгын сигнализациясенең торышына, янгын вакытында кешеләрне хәбәр итү системаларына һәм юлларга аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш, балалар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелде, аларга янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр.

Балалар куелган бурычны үтәделәр. Алга таба да, ял вакытында, тагын шундый эвакуация дәресләре үткәрү планлаштырыла, даими күнекмә эвакуацияләре балаларны янгын вакытында төп гамәлләргә өйрәтәчәк һәм куркынычсыз зонага иң кыска маршрутларны истә калдырырга ярдәм итәчәк.

73нче ПСЧ инспекторы Лилия Шәкурова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International