Бүген Татарстан районара табигать саклау прокуроры Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы, «Нурлат урманчылыгы» җитәкчесе белән берлектә Нурлат шәһәрендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә 5 кеше санкцияләнмәгән чүплекләр, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау, йорт яны территорияләрен тоту, район территориясендәге сулыкларны чистарту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Шәһәр халкы сөйләгән фактлар прокуратура тарафыннан контрольгә алынды һәм хокук бозуларны ачыклаганда прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.