Нурлатта «Бердәм Россия белән карьерам» проекты кысаларында вакансияләр ярминкәсе узды

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган кече ярминкәгә 23 эшсез граждан килгән, шуларның 4се эшкә юллама алган.

Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә «Бердәм Россия белән карьерам» проекты кысаларында гражданнарны эшкә урнаштыру буенча вакансияләр кече ярминкәсе үткәрде.

Вакансияләр ярминкәсендә 3 оешма катнашты: «Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты», «Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» һәм «ОКПРОФ»ҖЧҖ.

Вакансияләр ярминкәсенә 23 эшсез граждан килгән, аларның 4се тәкъдим ителгән вакансияләр белән кызыксынган һәм эшкә юллама алган.

Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләр белән актив аралаштылар һәм аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук барлык теләүчеләр «Минем карьерам Бердәм Россия белән» анкеталарын тутырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International