6-12 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә аерым районнарда урманнарның һәм гадәттән тыш (5 класс) югары (4 класс) янгын чыгу куркынычлылыгы сакланачак.
Иртәгә, 6 июньдә, Нурлат районында явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыш, төньяктан 5-10 м/с, иртән һәм көндез урыны белән 14 м/с.
Минималь һава температурасы төнлә +7..+9, түбән урыннарда +3..+6˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +19..+22˚.