Кичә православие дине тотучылар Изге Троица көнен билгеләп үтте.
Бу уңайдан Мамык авылында бәйрәм чарасы узды. Анда авыл кешеләреннән тыш, хөрмәтле кунаклар – «ТНП-Зюзеевнефть» АҖ администрациясе вәкилләре, Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева һәм башкалар катнашты. Оештыручылар бәйрәмгә җыелганнарны Троицаның тарихы, бәйрәм итү йолалары белән таныштырды.
Авыл паркы уртасында каен утыртылган, курчак-саклагычлар ясау буенча мастер-класслар, рус үрнәкләре рәсеме техникасын өйрәнү, шулай ук балалар өчен аква-грим үткәрелгән. Бәйрәм кунакларын коймак, пироглар, камыр ризыклары, окрошка белән сыйлаганнар. “Славяночка” ансамбле башкаруында рус халык җырлары, “Шулкеме” халык ансамбле башкаруында чуаш җырлары яңгырады. Кызлар күмәк биюгә барлык катнашучыларны чакырдылар. Традицион каенны бизәүдә һәркем катнаша алды.