Нурлатлылар 10 ел буе буш торган мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр

2023 елның 4 июне, якшәмбе

Бу идеяне 1990 елгы  чыгарылыш укучылары гыйнварда сыйныфташлар очрашуына җыелганда тәкъдим иткән. Төп оештыручы булып Радик Сәйфуллин чыгыш ясаган. Биккол авылындагы туган мәктәпләре һәм мәктәп бакчасы территорияләре тирәсендәге койманың торышы аларны гына түгел, ә башка күп кенә авылдашларын да борчып торган. Хәбәрне ишеткәч тә, мәктәпне тәмамлаган укучылар акча җыя башлыйлар һәм май башында кирәкле сумманы җыялар. 200 мең сумга профнастил сатып алып, алар 160 метрлы койманы яңарталар.

- Төзелеш материаллары турында кайгыртуны да Радик Сәйфуллин үз өстенә алды. Ә бөтен территорияне берничә көн дәвамында авылдашлар тәртипкә китерергә дә өлгерде. Игелекле эштә катнашучыларга зур рәхмәт, - диде Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.

Ә мәктәпне тәмамлаучыларның инициативасы дәвам итә. Шулай ук алар ярдәме белән мәктәп ишегалды белән чиктәш 40 метрлы авыл паркының коймасы яңартыла. Ә 40 ел элек мәктәп стеналарыннан чыгып киткән сыйныфташлар тагын бер матур үрнәк күрсәттеләр-бу көннәрдә үз сыйныфларындагы тәрәзәләрне пластик тәрәзәләргә алыштырдылар һәм бу инициатива да үз дәвамчыларын табачак дигән ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International