Нурлатта Татарстан округ казак җәмгыяте атаманнары советы узды

2023 елның 3 июне, шимбә

Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында Татарстан округы казаклар җәмгыятенең атаманнар Советы узды. Чара башланыр алдыннан кунакларны “Багатица” казак җырлары ансамбле каршы алды. Атаманнар Советы Татарстан округы казаклар җәмгыяте атаманы Ярослав Захаровның сәламләү сүзе белән башланып китте. Биредә Идел буе казаклары җәмгыяте атаманы Юрий Иванов башлангычында берничә мөһим мәсьәлә каралды. Нурлат казаклар җәмгыяте атаманы Александр Любецкий әйтүенчә, җәмгыять бүген 40тан артыграк әгъзаны берләштерә, казаклар хоры да бар. Киләчәктә җәмгыять экологик проектны тормышка ашырырга ниятли, аның кысаларында үсеп килүче буын катнашында актив эш алып барылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International