Нурлатта чуваш милли туе узды

2023 елның 3 июне, шимбә

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Нурлат районы ГХАТ бүлегендә яшь пар Владислав Алексеев белән Снежана Кириллованың никахы тантаналы рәвештә теркәлде.

Яшьләрне музыкаль сәламләү белән «Росинка» чуаш җыры ансамбле каршы алды.

Никахны теркәү эчкерсез һәм күңелле килеп чыкты, чөнки һәр культурада гаилә төп кыйммәт булып тора.

«Милли туй» проекты 2021 елда старт алды, аның төп бурычы телне саклау гына түгел, ә халык традицияләрен үстерү, аларны буыннан-буынга тапшыру санала.

 

Никахны теркәү тантанасы тәмамлангач, Алексеевларның яшь гаиләсе әти-әниләреннән һәм күпсанлы кунаклардан үгет-нәсыйхәт сүзләрен кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International