Бүген, 1 июньдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Ильина җитәкчелегендәге «ЭСПЕРАНСА» эстрада бию ансамбле (Нат «Нурлат» иярчене) фестивальнең I дәрәҗә лауреаты булды һәм Татарстан Рәисенең дәүләт стипендиясе, диплом, бүләк сертификаты, «Татнефть»ААҖ премиясен алды. Коллектив педагогына ТР Хөкүмәте премиясе тапшырылды.