2023 елның 8 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Нурлатта эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан идарәдә һәм республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә Нурлат шәһәре,Мәктәп урамы, 10 адресы буенча теләгән һәркемгә 2-08-83, 2-19-71 консультация бирәчәкләр.
«Ачык ишекләр» бердәм көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-канунны бозудан саклануның иң яхшы ысулы!
Сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультациядә көтәләр!