Нурлатның өлкән яшьтәге активистлары республика Спартакиадасында катнашты

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Нурлат муниципаль районы пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге әгъзалары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XIII республика пенсионерлар Спартакиадасының финал ярышларында катнашты.

Нурлат районыннан җыелма команда составына 10 спортчы һәм 1 җитәкче керде. Катнашучылар катнаш эстафетада актив ярыштылар, аннары һәркайсы спортның түбәндәге төрләре буенча үз шәхси биремен үтәде: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс.

Аерым спорт төрләрендә шәхси дисциплиналар буенча шәхси беренчелектә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән район җыелма командасы катнашучылары бүләкләргә лаек булдылар.

ТР Нурлат районында КС (бүлек хокукларында) җитәкчесе Рушания Шакирова дартс спорт төре буенча 2нче призлы урынны алды, команда әгъзасы Александр Мясников шулай ук пуля белән атуда 2нче урынны алды, Рәсимә Кыямова җиңел атлетикада 3нче урынга лаек булды.

Пенсионерлар арасындагы бу физкультура-спорт чарасы өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтлекләрен һәм озын гомерлелекне ныгыту максатыннан спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International