Нурлатлылар партиянең ана һәм балачак мәсьәләләре буенча кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алачак.
2023 елның 5-9 июнендә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе ана һәм балачак мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгын үткәрә. Атна дәвамында партиянең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, муниципаль хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында кабул итүләр узачак.
Кабул итү графигы белән тулырак 2-28-24 телефоны аша танышырга мөмкин.