Бүләк «Татмедиа» АҖ «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе баш мөхәррир Резеда Гиняевага һәм аның кызы – «НУР РАДИО» ҖЧҖ директоры Алсу Усмановага тапшырылды.
Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстан журналистларының хезмәт династияләрен бүләкләү тантанасы узды. Монда ук бу гаиләләрнең фотолары һәм тарихлары белән күргәзмә эшли. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлаттан гаилә династиясе дә бар-дипломга баш мөхәррир-«ТАТМЕДИА» «Нурлат-информ» АҖ филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева һәм «НУР РАДИО» ҖЧҖ директоры Алсу Усманова лаек булды.
Резеда Әкрамовна бөтен гомерен журналистикага багышлый, ул-Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре. Аның инициативасы белән 2021 елда Нурлатта Татарстанда беренче буларак барлык заманнар журналистларына һәйкәл ачылды. Аның кызы Алсу Хафиз кызы да әнисе эзләреннән бара, хезмәт биографиясен җирле телевидениедә корреспондент булып башлый, хәзер «Нур РАДИО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективын җитәкли.
Әлеге күргәзмә проекты беренче тапкыр узган ел тәкъдим ителде, бу күргәзмәдә 18 яңа гаилә фотосы һәм тарихын күрергә мөмкин иде.