"Дуслык" газетасы "Бәллүр каләм- Хрустальное перо" республика конкурсында җиңүче булды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Редакциянең иҗади коллективы "Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе” номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Бүген Казанда журналистика һәм масса – медиа өлкәсендә «Бәллүр каләм - Хрустальное перо” республика ХХVI конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы "Сәйдәш" мәдәният йортында узды. 

"Бәллүр каләм - Хрустальное перо" - Татарстанның Журналистлар җәмәгатьчелеге өчен төп Республика конкурсы. Быел конкурска журналистиканың барлык юнәлешләре буенча ике меңнән артык журналист материаллары килгән. "Нурлат-информ" коллективы "Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе" номинациясендә җиңүче булды. Бүләкне «Татмедиа» «Нурлат-информ» АҖ филиалы җитәкчесе баш мөхәррире Резеда Гиняева кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International