Кабул итү 6 июньдә 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында узачак.
Татарстан табигать саклау районара прокуроры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе белән берлектә гражданнарны табигать саклау законнары таләпләрен үтәү, шул исәптән санкцияләнмәгән чүплекләр, каты коммуналь калдыклар чыгару һәм урман законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча шәхси кабул итәчәк.