Нурлатлыларны татар телендәге элмә такталарда, күрсәткечләрдә җибәрелгән хаталарны бергәләп ачыкларга чакыралар

2023 елның 30 мае, сишәмбе

1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр татар телендә язылган мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдә һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурс уза. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак. Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.   Фотоларны ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша юлларга кирәк. Моның өчен iOS яки Android операцион системалары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта урнаштырасың, аннары авторизация үтәсең һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайлыйсың.    Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International