Алар акчаларны шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга юнәлтәләр.
Нурлат муниципаль районында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге тарафыннан дәүләти социаль ярдәм күрсәтү буенча эш алып барыла, шул исәптән социаль контракт нигезендә,
алардан бәйсез сәбәпләр аркасында җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән түбән булган аз керемле гражданнарга (2023 елга эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы 13 319 сум тәшкил итә).
2023 ел башыннан 44 социаль контракт төзелгән, аларның иң күбе эш эзләү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен каралган акчалар шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару башлангыч эшкуарларга яхшы ярдәм була.
Социаль яклау бүлеге белгечләре дәүләт социаль ярдәме күрсәтү шартлары буенча, шул исәптән социаль контракт нигезендә, яңа мөрәҗәгать иткән һәр граждан белән аңлату эшләре алып баралар.
Кызыксындырган сораулар буенча 2-06-81, 2-06-62 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин