Быел Татарстанда сөрем газы белән агулануның 25 очрагы теркәлгән.
Газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
янучан газлы баллоннарны шәхси торак йортларда, фатирларда һәм торак бүлмәләрдә, шулай ук ашханәләрдә, эвакуация юлларында, баскыч асларында, цоколь катларында, подвал һәм чардак бүлмәләрендә, балконнарда һәм лоджияләрдә саклау тыела.
Газ приборларын кулланганда тыела:
а) газ агып чыкканда көнкүреш газ приборларын эксплуатацияләргә. Өйдә газ исе булганда, шырпы кабызырга, электр сүндергечләрен кабызырга һәм сүндерергә ярамый;
б) ачык ялкын чыганаклары, шул исәптән шырпы, зажигалкалар, шәмнәр ярдәмендә тоташуларның герметиклыгын тикшерергә;
в) газ җиһазларын караусыз калдырырга, аларны балаларга күзәтү йөкләргә, шулай ук газ плитәсе өстендә әйберләрне киптерергә.
73нче ПСЧ инженеры Виктор Морозов