Татарстанда 25 м / с кадәр җил, коеп яуган яңгырлар һәм боз аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде

2023 елның 28 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан территориясендә һава шартлары кискен начарланачак. Шуңа бәйле рәвештә ТР Гидрометүзәге давыл турында кисәтү игълан итте.

28 майда Татарстан территориясендә яшен, көчле яңгырлар һәм боз явуы көтелә.

Моннан тыш, 20дән -25 м/с кадәр көчле җил фаразлана, ә урыны белән 28 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International