Нурлатта ”Абилимпикс" чемпионатының төбәк этабы старт алды

2023 елның 27 мае, шимбә

Традицион чемпионат Нурлат аграр техникумы базасында уза.

Бу юлы конкурсантлар «Осетин пироглары пешерү» компетенциясендә ярышалар. Анда республиканың 5 районы вәкилләре катнаша: Нурлат, Чүпрәле, Әтнә, Чистай һәм Кукмара. Чемпионат 3 категориядә уза: мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр.

Безнең районнан катнашучы техникумның 3 нче курс студенты Ильяс Абдуллин белгечләр категориясендә чыгыш ясый.

“Конкурска алдан әзерләндем, җиңүгә өметләнәм", – дип билгеләп үтте студент.

Чемпионат 3 көн дәвамында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International