Нурлат китапханәчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2023 елның 27 мае, шимбә

Үзгәреш җилләре китапханәләр эшенә дә үз мөһерен сукмыйча калмый. Бүген алар, башлыча, мәгълүмати, мәдәни һәм белем бирү үзәкләренә әверелеп, үз эшчәнлек даирәләрен көннән-көн киңәйтә баралар. Кулланучылар белән хезмәттәшлек итү формаларын яңартырга заманча технологияләр ярдәмгә килә. Бай тарихлы “Дуслык” район газетасын электрон форматка күчерү – шулай ук замана таләбе.

– Газета сәхифәләрен цифрлаштыру китап укучыларга хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, дистәләгән еллар элек дөнья күргән район басмасының төп нөсхәләрен кагылгысыз сакларга, алар югалган яисә зарарланган очракта яңадан торгызырга мөмкинлек бирә, – диде үзәк китапханә директоры Роза Липатова әлеге эшнең ихтыяҗлы булуын ассызыклап.

 – “Дуслык” газетасы белән кызыксыну кимеми, күп еллык төпләнмәләрне соратып, үз туганнары турындагы язмаларны барлаучылар, районыбыз елъязмасында үз эзен калдырган вакыйгалар турындагы мәгълүматларны эзләүчеләр дә бар. Әлбәттә, газетаның электрон вариантын булдыру бу җәһәттән эшне күпкә тизләтә һәм җиңеләйтә. Өч телдә басылучы “Дуслык”ны электрон форматка күчерү эшчәнлеге китапханәдә 2021 елда башланган. Бу чор эчендә газетаның 700дән артыграк номеры цифрлаштырылган. Бүгенге көндә әлеге эшчәнлек белән инновация-методика бүлеге методисты Виктория Токарева мәшгуль.

 – Китапханә архивында район газетасы 1961 елдан башлап саклана, ул чорда “Октябрь колхозчысы” исемен йөрткән ул, – дип билгеләп үтте Виктория Анатольевна. Ул вакыт белән саргайган, кайберләре хәтта таушала башлаган газета битләрен зур саклык белән алып, әлеге максатлардан грант акчаларына махсус сатып алынган күпфункцияле җайланма ярдәмендә сканерлый, аннары аларны компьютерда тиешле форматка үзгәртә, чит-читләре бөкләнгән яисә бозылган булса, программада “төзәтә”. Һәр номерны махсус журналда пөхтә итеп теркәп бара. Әйтүенчә, бер эш көне дәвамында 4-5 айлык газеталарны сканерларга өлгерә икән.

– Безнең максат – быел район газетасының китапханә фондындагы барлык нөсхәләренең дә электрон вариантларын булдыру, – дип билгеләп үтте инновация-методика бүлеге мөдире Алия Халикова.

 – Газетаның электрон версияләре системалы рәвештә җирлекара үзәк китапханәнең рәсми сайтындагы “Район газеталары архивы” бүлегенә урнаштырыла бара. Бер үк вакытта китапханәдә җирле авторларның китаплары, тематик әсәрләр тупланган җыелма брошюралар да бастырыла. “Әдәби Нурлат” проекты кысаларында 5 елдан күбрәк вакыт эчендә дистәдән артыграк шундый җыентык дөнья күргән. Хәзерге вакытта шагыйрә Әлфия Төхвәтуллинаның икенче китабы басмага әзерләнә. Барлык авторларның да үз әсәрләрен бастырып чыгару өчен финанс яисә башка төрле мөмкинлекләре юк. Һәм бу очракта китапханә аларга шәп альтернатива тәкъдим итә, ә китап укучылар җирле язучыларның иҗатлары белән таныша. Сүз уңаеннан, китапханәчеләр үз һөнәри бәйрәмнәрендә дә ял итәргә җыенмый. Бу көнне – 27 майда “Библиотөн-2023” акциясе кысаларында яшьләр өчен квестуен узачак.

 – Җәй көне китапханәдә төрле мастер-класслар үткәрергә ниятлибез. Әйтик, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан июнь аенда барлык теләүчеләрне татар халык бизәкләре ясарга өйрәтәчәкбез. 6 июнь – бөек рус шагыйребез туган көнендә “Пушкин нон-стоп” республика акциясе кысаларында китапханәдә һәм “Гаилә” скверында өлкәннәр һәм балалар өчен “Ачык микрофон” оештырачакбыз, – дип якын киләчәккә билгеләнгән планнар белән таныштырды Роза Липатова. Бүген җирлекара үзәк китапханә һәм аның дүрт дистәдән артыграк филиалы 30 меңләп китап укучыга хезмәт күрсәтә. Ә менә аларның төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашырылучы белем бирү эшчәнлеге районыбызның бөтен халкын колачлый. Һәм ул бердәм коллективның тынгысыз, әмма шул ук вакытта тырыш һәм файдалы да хезмәте нәтиҗәсе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International