Нурлат районының авыл мәктәпләре мини-футбол буенча турнир үткәрде

2023 елның 26 мае, җомга

Яңа Иглай мәктәбенең футбол кырында якташыбыз, СССРның атказанган спорт мастеры Галимҗан Хөсәенов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды.

Ярышларда Фома, Иске Чаллы, Кизләү, Киекле, Егоркино һәм Яңа Иглай мәктәпләреннән 6 команда катнашты. Балалар футбол осталыгында зур дәрт белән ярыштылар.  1 урынны Яңа Иглай мәктәбе командасы алды, 2 урынны-Иске Чаллы, 3 урынны– Егоркино. Балалар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International