Нурлат делегациясе зона семинар-киңәшмәсендә катнаша

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.

Зональ семинар-киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин катнашында уза.

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге Нурлат районы делегациясе составына барлык авыл җирлекләре башлыклары керде.

Киңәшмәдә Сәләнгеш авыл җирлегеннән Гөлнара Төхвәтуллинага, традицион республика конкурсында катнашып, «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» исеменә лаек булды, аңа бүләк тапшырдылар. Аның хуҗалыгы сөт җитештерү белән мәшгуль. Бу хуҗалыкта 12 баш савым сыеры бар.

Монда ук Тимерлек авыл җирлеге башлыгы Владимир Гавриловка Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенең Мактау Грамотасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International