Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.
Анда шәһәр мәктәпләре директорлары, шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Паймурзин статистика китерде: май аенда шәһәрдә балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Соңгысы бүген иртәнге сәгатьләрдә Вахитов урамында булды.
Утырышта балалар белән профилактик эш, балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау чаралары турында сөйләштеләр.