Нурлат хәрби комиссариатында республика программасы кысаларында капиталь ремонт бара

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонт объектында булды.

Монда эшкә март башында ук керештеләр. Ремонт аркасында кайбер уңайсызлыкларга карамастан, коллектив гадәти режимда эшли. "Безнең хәрби комиссариат бинасы 2000 елда төзелгән. Шул вакыттан бирле беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелә. Республикадагы хәрби комиссариатларга шундый зур игътибар бирүебезгә без бик шат. Заманча уңайлыклар һәм якты кабинетлар хәрби комиссариат хезмәткәрләре өчен дә, нурлатлылар арасыннан килгән кунаклар өчен дә уңайлыклар тудырачак», – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәренең хәрби комиссары Заһир Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International