Бүген, 24 майда, 9нчы сыйныф укучылары физика, биология һәм тарих буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра. Имтиханны үткәрү пункты шәһәрнең 2нче мәктәбендә урнашкан.
"Быел район буенча 9нчы сыйныфны 611 кеше тәмамлый, шуларның 6сы сәламәтлекләре буенча ГВЭ формасында чыгарыла. Бүген физиканы 47 бала тапшыра, биологияне – 78, тарихны – 13», - дип билгеләп үтте Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча координатор Неля Гизатуллина.
Нурлат мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы 26 майда башлана, бу көнне чыгарылыш укучылары география, әдәбият, химиядән имтихан тапшыра