Кичә 73 ПСЧ инженер-инспектор составы ЦУИРМ вәкилләре белән берлектә саклаган «Татнефть»ААҖ объектының янгынга каршы торышын тикшерде.
Совет урамы, 100 адресы буенча урнашкан бина 50дән артык кеше өчен билгеләнгән. Бу хәл янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча күнегүләр һәм практик күнекмәләр үткәрүне таләп итә.
Өйрәнүләр янгын сүндерү машинасы һәм 73нче ПЧ начальнигы урынбасары А.Разыков җитәкчелегендәге хәрби расчет җәлеп итеп үткәрелә. 73нче ПСЧ янгыннарны профилактикалау бүлеге начальнигы Р.Йосыпов күнегүләргә йомгак ясады, үткәрелгән күнегүләргә канәгатьләнерлек бәя бирелде, алар оешкан тәртиптә үтте.
73нче ПСЧ инспекторы Л. Шакурова