Нурлатта эшмәкәрләр көне билгеләп үттеләр

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Россия эшкуарлыгы көне алдыннан Нурлатта зур бәйрәм узды. Чара «Кондырча» ландшафт паркында узды.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.

«Эшмәкәр булып кына калмыйча, сез тырышасыз, ирешәсез, һәм моның өчен Сезгә аерым рәхмәт әйтәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче нурлатлыларга. - Бүген без эшмәкәрләрсез үз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Эшмәкәрлек сәүдә генә түгел, ул җитештерү, транспорт, җәмәгать туклануы, безнең барлык өлкәләребез, хәтта мәгариф, безне чолгап алган һәрнәрсә эшмәкәрлек белән бәйле. Ике ел элек коронавирус пандемиясе вакытында кибетләр ябылды, барысы да өйдә утырды. Хәзер башка вакыт, үз авырлыклары. Шулай да, мин сезгә оптимизм телим. Сез җәмгыятьнең иң актив әгъзалары. Сезгә күбрәк яңа бизнес-идеяләр телим, базар конъектурасы Сезнең бизнеска үсәргә мөмкинлек бирсен,һәрвакыт керем һәм нык тыл булсын.

Алмаз Сәлим улы кайбер эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, «Җитештерү» номинациясендә район башлыгының Мактау грамоталарын, шулай ук региональ Маркетинг үзәгенең сатып алу модулен актив файдаланган өчен Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International