Алмаз Әхмәтшин объектта капиталь ремонт барышы белән танышты.
Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Мирас» яшүсмерләр-яшьләр клубында булды, анда республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Шәһәрнең 9нчы мәктәбе территориясендә урнашкан бинада подрядчылар бу ел башында эшли башладылар. Бу вакыт эчендә төзүчеләр фасад эшләрен башкарырга өлгерәләр бина керамогранит белән тышланган, түбәсе алыштырылган. Эчендә вентиляция шахталары урнаштырылган, инженерлык челтәрләре куелган, стеналарны штукатурлау тәмамланган.
Подрядчы оешманың генераль директоры Илшат Нуриәхмәтов билгеләп үткәнчә, тиздән алар шпатлевкага, аннары стеналарны буяуга, плитәләрне җәюгә, бүлмәләр арасына һәм тышкы ишекләрне урнаштырачаклар.
Район башлыгы төзүчеләрне эш темпларын тизләтергә, күбрәк төзүчеләрне җәлеп итәргә һәм яңа уку елы башлануын көтеп тормыйча, җәй көне клуб эшен башларга чакырды. Алмаз Сәлим улы яшьләр белән эшләү өчен иң яхшы белгечләрне сайлап алырга кушты.