Димитровград шәһәрендә “Спорт десанты” шәһәр ачык беренчелеге узды.
20-21 майда Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә лайт-контакт һәм фулл-контакт бүлекләрендә кикбоксинг буенча шәһәрнең ачык беренчелеге узды. Беренчелектә Ульяновск шәһәреннән, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Татарстаннан 220 спортчы катнашты.
Нурлатны Евгений Казаев һәм Руслан Никаненков җитәкчелегендә шөгыльләнүче Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, яшь кикбоксерлар 10 медаль яулый.
2 урын – Искәндәр Шәяхмәтов, Арсений Малахов, Ранис Гимранов.
3 урын – Владислав Кудряшов, Дмитрий Дмитриев, Иван Кириллов, Самат Газизов, Радмир Ярушкин, Радмир Сафин, Данил Латыйпов.