Нурлат мәдрәсәсендә балалар өчен викторина уздырылды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

20 майда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Нурлат тәгълим үзәгендә балалар өчен "Әхлаклы бала" викторинасы уздырылды.

Бу викторинаның максаты балаларда ислам дине нигезләрен, пәйгамбәр һәм аның шәкертләренең тормыш тарихын өйрәнү, бер-берсе белән аралашу, алар арасында дуслыкны ныгыту.

Әлеге чарада 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге 150 бала (80 кыз, 70 малай) катнашты. Алар нигездә шәһәр мәктәпләре укучылары, шулай ук яңа Иглай һәм Кәкре Атау мәктәпләреннән килделәр. Әлеге конкурсны район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, аның уку өлеше буенча урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин һәм хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Земфира Мортазина оештыра.

Балаларны 8 сәгатьтән кабул итә башладылар, аларны аудиториягә озаттылар, әхлакый темаларга әңгәмәләр алып бардылар. Викторинага сәгать 9дан соң керештеләр, ә 10да балаларны ашханәдә кайнар иртәнге аш ашаттылар, күп төрле тәм-томнар һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Балалар, әти-әниләр, укытучылар да очрашудан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International