2022 елда елан чакканнан соң 10нан артык татарстанлыга табиб ярдәме кирәккән

2023 елның 21 мае, якшәмбе

Узган ел республиканың 10нан артык кешесе елан чагудан зыян күргән.

- Татарстанда кара еланның 2 төре, гади һәм дала еланы, тузбаш һәм бакыр елан бар, - диде Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова. - Иртә яз аркасында еланнар гадәттәгедән ике-өч атна алдан уяндылар. Бу салкын канлы сөйрәлүчеләр иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә иң актив булалар, көндез һава температурасы 30 градустан артып киткәндә, алар үлмәс өчен күләгәдә, чокырларда яшеренәләр.

Нурлат үзәк район хастаханәсендә елан чагудан зыян күргәннәргә медицина ярдәме тәүлек әйләнәсе реанимация шартларында күрсәтелә. Елан агуына каршы сыворотка бар. Казан шәһәренең токсикология үзәге белгечләре белән элемтә мөмкинлеге һәм зыян күрүчене транспортлау шулай ук тәүлекнең теләсә кайсы вакытында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International